- эләгү
- 1. Хәрәкәт итүне тоткарлардай берәр нәрсәгә орынып, ышкылып яки терәлеп калу 2. Тотылу, кабу балык э. 3. Тию, тиеп китү башына пуля э. 4. Ирексездән нин. б. шартлар, хәлләр эчендә калу, дучар булу коллыкка э. 5. Җинаять эшләп, кулга алыну. Тоткынлыкка тару. Фаш ителү, тотылу 6. Теләмәгән берәрсенә очрау. Очраклы рәвештә яки көтмәгәндә табылу, кулга керү кулга эләккән беренче табаны уйнату 7. Берәр вакытка, вакыйгага туры килү. Берәр җиргә өлгерә алу, урнаша алу. Берәр урынга билгеләнү (эшкә, укуга һ. б.). Кая да булса килеп чыгу 8. күч. Тию, өлеш чыгу 9. Кулга килеп керү, кулга төшү 10. Туры килү, очрау сүзчән юлдаш э. 11. Җәза, шелтә алу яки бирелү; кыйналу яки тәнкыйтьләнү әнидән эләгә моның өчен. күч. Дәрестә берәр төрле билге алу тур. 12. Йогу, тию кату авыру эләкте
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.